Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Бәхетле балачак

Җәйнең беренче көне-балачак иленең иң матур бәйрәме.Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала.1-июнь Балаларны яклау көне уңаеннан Сармаш-Баш авылында,стадионда  клуб хезмәткәрләре белән берлектә “Бәхетле балачак” балалар сабантуе үткәрдек.Көн яңгырлы булуга да карамастан,төрле уеннардан ,җыр-биюдән стадион гөрләп торды.Бәйрәмнең төп кунаклары балалар булды.Шулай ук балалары белән килгән гаиләләр дә шактый иде.Килгән кунакларны коймак,кайнар чәй белән сыйладык.