Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Кызыклы китаплар укып, чәй эчәбез бергәләп".

Чәй - татар халкының иң яраткан эчемлеге.
Чәй – эшкәртелгән чәй куагы яфракларын кайнар суда пешереп әзерләнгән хуш исле эчемлек. Чәйнең файдасы санап бетергесез. Аның составында 500гә якын микроэлемент табылган. Чәй эчәсе килүне баса, кешегә көч кертә, баш мие эшен яхшырта, кеше организмыннан агулы матдәләрне, токсиннарны чыгара, талчыгуны бетерә, хәтта ябыктыра (яшел чәй).