Җирле шагыйрәбез
Кыш үзенең сафлыгын
Каенга бүләк иткән.
Ак шәлен япкан каен
Нәрсәләр уйлый микән?
Уйлый микән яшьлегенең
Гүзәл, нәфис чакларын?
Янәшәсендә тирбәлгән
Матур бөдрә талларын.
Уйлый микән ботагына
Кунган сандугачларын,
Тургай җыры яңгыраган
Кырларын, тугайларын?
Уйга калган мамык каен
Җәйне көтә сабыр гына.
Ачы җилгә бирешмәсен,
Җил иссен тагын гына.
11.12.2022.
Разилэ Камалиева