"Җылылык көтә - җирдә һәр йөрәк"
Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 елдан бирле 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Сармашбаш авыл китапханәсе дә бу декадага кушылып "Җылылык көтә - җирдә һәр йөрәк" исемле рейд үткәрде. Инвалидлар белән очрашып китаплар белән таныштырды.