Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Шигъри сәгать "Асылыбыз Асия"

Шигъри сәгать "Асылыбыз Асия" Сармашбаш авыл китапханәсендә Асия Юнысова иҗатына китап күргәзмәсе ясалды һәм шигырьләрен укып таныштык.
Асия Шәйхеразый кызы Юнысова 1947 елның 1 сентябрендә Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә Тамак авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.1965-1970 елларда Асия Юнысова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны тәмамлаганнан соң, аның төп хезмәт юлы, нигездә, журналистика белән бәйле.А.Юнысова — берничә китап авторы. Аларның «Үскән кыз», «Кышны яратам», «Җәйне сагынам», «Алмагач песие» китаплары нәни укучыларга багышланган, 2002 елда «Рухият» нәшриятында дөнья күргән «Айлы юл» һәм Татарстан китап нәшриятында басылган «Сагынырсың әле» дигән тупланмасы (2007) шагыйрәнең лирик шигырьләрен эченә ала.
Асия Юнысова — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1993), Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге премиясе лауреаты (1994) һәм «Бәллүр каләм — 2002» иясе.