Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

“ Сәламәтлегеңне үзең булдыр”

“ Сәламәтлегеңне үзең булдыр” дигән максат белән хәрәкәтле уеннар оештырдык.
Спорт белән шөгыльләнү – үз сәламәтлегең өчен көрәшү ул.
Физик күнегүләр ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар.
Алар көчле, чыдам, кыю, җитез булырга ярдәм итәләр, актив һәм кызыклы ял бүләк итәләр.
Барыгызга да нык сәламәтлек, спорт ареналарында һәм көндәлек тормышта яңа җиңүләр телим.