"Табигатьне ярат һәм кадерлә!"
“Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору, аның белән сөйләшү- бәхет”.Без шул бәхеткә төренеп яшибез,чөнки без барыбыз да табигать балалары. Яшел урманнарның шавы,чишмәләрнең челтерәгән агышы, күлебезнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, рухландыра, яшәү өчен дәрт бирә, көч-күәт өсти, матурлата, илһамландыра.
Тирә - юнебез чиста, ямьле булсын, һәрчак балкып торсын.