Илһам чишмәң саекмасын
Җирле шагыйрәбез Рәзилә Камалиеваның "Күңелем бизәкләре" дип исемләнгән яңа китабы чыкты.
Рәзилә Җәмил кызы кечкенәдән әдәбияткә, шигърияткә гашыйк, үзе дә шигырьләр яза.
Шигырьләрендә туган як, аның табигате, авыл халкының тормыш - көнкүреше сурәтләнә. Шигырьләрен җиңел, гади сүзләр белән күңел төпләренә үтеп керерлек итеп яза. Сармашбаш авыл китапханәсе үткәргән кичәләләрдә актив катнаша, шигырьләре белән чыгышлар ясый Рәзилә Җәмиловнаны уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә иҗади уңышлар , илһам чишмәсенең саекмавын телибез.