Онытма кешелек!
Сармашбаш авыл китапханәсендә "Онытма кешелек!" дип аталган Хәтер һәм кайгы көненә багышланган китап күргәзмәсе ясалды.Онытма кешелек! 22 июнь Хәтер һәм кайгы көне.
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. Сугыш 1418 көн һәм төн дәвам иткән.