"Чиста яр буе"акциясе
"Чиста яр буе"акциясе кысаларында сулыкларны, елга-күл буйларын чистарту, тәртипкә китерү күз уңында тотыла. Без дә акциягә кушылып Сармаш елгасы ярларын һәм " Айзат чишмәсе" яннарын чистарттык. Ял итүчеләр экология проблемасына барысы да җитди карамый шул, ял итүчеләр үзләреннән соң чүп-чар калдырмасалар, яхшы булыр иде.