"Юл. Хәрәкәт. Транспорт."
Сармашбаш авыл китапханәсендә балалар белән "Юл. Хәрәкәт. Транспорт."дип аталган башваткычлар чиштек.
Әти белән әниеңне
Кайгылардан сакла син.
“Юл фәне әлифбасы”ның
Һәр билгесен ятла син.
Светофорның һәр әмерен
Тиешенчә үтә син.
Йөзгә кадәр яшәрсең
Имгәнүләр күрмәссең.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Онытма син кич - иртә.
Әти-әниең һәрвакыт
Сау кайтуыңны көтә.