Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Пионерлар көне.

19 май – Пионерлар көне. Пионерлар алар – беренче булып эш башлаучы, юл яручы дигәнне аңлата. Бу сүзне пионерия баскычларын үтеп үскән кеше тулысынча аңлый. Бүгенге буын аларны китаплардан гына укып белә. 19 май турында безнең мәгълүмат: тарихтан билгеле булганча, 1922 елның 19 маенда комсомолның Бөтенроссия конференциясе пионер отрядлары төзү турында карар кабул итә һәм ул СССРда пионерия туган көн итеп билгеләп үтелә башлый.