Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Сәламәтлек иленә сәяхәт"

Район китапханәчеләре арасында узучы "Здоровье - это здОрово!" фестивале кысаларында Сармашбаш авыл китапханәсендә "Сәламәтлек иленә сәяхәт" дип аталган чара үтте.
Кичәбезнең максаты сәламәт яшәү рәвешен аңлату, табигатькә сакчыл караш булдыру, спорт белән шөгелләнергә этәргеч бирү, зарарлы гадәтләрнең зыянын күрсәтү иде.
Кичәбездә авылыбызның шәфкать туташы Марданова Гүзәл сәламәтлекне саклау турында үзенең киңәшләрен бирде. Мастер класс күрсәтте. Мәктәп коллективы компьютер , телефоннарның зыянын театрлаштырып күрсәтте. Өлкән яшьтә булуына карамастан иң актив китап укучыбыз Сафина Нурия апа үзенең гимнастика күнегүләре белән күпләрне таң калдырды. Мәдәният хезмәткәрләре Наилә белән Алсу сәламәтлек турында такмакларны бик матур башкардылар. Сәламәт яшәү рәвеше юнәлешендә китапханәбездә эшләнгән эшләр буенча презентация күрсәтелде. Кичәбез хәрәкәттә - бәрәкәт дигән флешмоб белән тәмамланды.