Кошлар безнең дусларыбыз
Яз җиткәч, күчмә кошлар үзләренең туган якларына кайталар. Беренче булып кара каргалар очып килә, алардан соң сыерчыклар күренә башлый. Соңрак тургайлар, күкеләр, сандугачлар, карлыгачлар очып кайталар. Кошлар килгәч, табигать тагын да матурлана.
Кошлар көненә үзләренең гәүдәләре кадәр авырлыкта бөҗәкләрне ашап юк итәләр. Үсемлекләрне төрле бөҗәкләрдән саклап калалар. Табигатькә бик күп файда китерәләр.
Без кошларны сакларга һәм аларга ярдәм итәргә тиешбез. Алар безнең дусларыбыз булып яшәсеннәр.