"Ач шигърият серләреңне"
21 март Бөтендөнья шигърият көне.
Шигьрият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер - берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә.
Сармашбаш авыл китапханәсендә "Шигьрият яратучы авылдашларым" һәм "Ач шигърият серләреңне" дигән исем астында китап күргәзмәләре оештырылды. Шигырь яратучы дусларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.