Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Затлы каләм иясе

Сармашбаш авыл китапханәсендә "Затлы каләм иясе" дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм Галимҗан Ибраһимов китапларына күзәтү ясалды.
Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулды. Үткән гасырның беренче чирегендәге, дөресрәге репрессияләр чорына кадәрге татар иҗтимагый тормышын бу исемсез күз алдына китерү кыен. Ул-зур язучы, олуг галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.