Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Кошлар - безнең дусларыбыз

Сармашбаш авыл китапханәсендә
"Кошлар - безнең дусларыбыз" дип аталган экологик сәгать үтте.
Без кошларны бик яратабыз. Алар безнең дуслар. Кыш көнне без аларны ашатырга тиеш, чөнки алар узләренә ризык таба алмыйлар. Алар табигать сакчылары, кешеләргә файда китерәләр - агачларны корткыч бөҗәкләрдән чистарталар. Кошларга ярдәм итик, оялар элик, кошларны саклыйк. Шул вакытта кошлар табигатькә ямь өстәп, сайраулары, соклангыч очышлары белән кешеләрне сөендерерләр.