Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Рифкать Кәрамигә 80 яшь.

Язучы-прозаик Рәфкать Кәрами (Рәфкать Кәраметдин улы Кәрамиев) 1942 елның 18 февралендә Татарстанның Сарман районы Рангазар авылында крестьян-колхозчы гаиләсендә туган.Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлый.
1977—1979 елларда Рәфкать Кәрами Мәскәүдә элеккеге СССР Язучылар союзы каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укып кайта.
1979—1993 елларда Р.Кәрами Татарстан Язучылар берлегендә берникадәр вакыт әдәби консультант булып тора, аннары озак еллар Матур әдәбиятны пропагандалау бюросына җитәкчелек итә, ә 1994— 2002 елларда Татар интеллектуаль милек агентлыгының (ТАИС) директоры булып эшләде. Татарстан язучылары корылтайларында ул берничә мәртәбә (1989, 1994, 1999, 2002) берлек идарәсенә әгъза итеп сайланды, 1987— 1989 елларда Казан шәһәренең Бауман район Советы депутаты булып торды. Рәфкать Кәрами 1989 елдан Татарстанның һәм 2005 елдан Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр йөртә, 1972 елдан — Язучылар берлеге әгъзасы. Китапханәдә иҗатына күзәтү ясадык.