Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Ә йөрәктә һаман бер яра...

Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да “Әфганстан” сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата.
15 февраль – Әфганстанда һәлак булган интернационалист сугышчыларны искә алу көне уңае белән Сармашбаш авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә әфганчы-сугышчылар белән очрашу кичәсе үткәрдек.