Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Гасырлар моңы"

 Сармашбаш авыл китапханәсендә Кадыйр Сибгатуллинның иҗаты белән таныштырдык. Шигырьләрен кычкырып укыдык.Кадыйр Сибгатуллин  1942 елның 15 февралендә Татарстанның  Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында дөньяга килә.1966—1978 елларда Кадыйр Сибгатуллин Балык Бистәсе районында чыга торган «Октябрь юлы» (хәзерге «Авыл офыклары») исемле газета редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм хатлар бүлеге мөдире булып хезмәт итә. 1962 - 1972 елларда ул параллель рәвештә Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.Шигырьләрне Кадыйр Сибгатуллин мәктәп чагында ук яза башлый. 1974 елда  аның «Әманәт» дигән шигъри җыентык дөнья күрә. Шулай ук аның «Гамь» (1976), «Авазлар» (1981), «Хыял» (1986), «Инану» (1988), «Таңнар, кичәләр» (1989), «Гомерем дулкыннары» (1993), «Намазлык» (1994), «Әйтте шагыйрь» (2002) һәм «Бер ноктада» (2007) исемле шигырьләр җыентыклары басыла.
Тематикага килгәндә, Кадыйр Сибгатуллин шигырьләре күбесенчә сугыштан соңгы һәм хәзерге авыл тормышы турында. Шагыйрь тормыш детальләрен җентекләп, үзенчә фәлсәфи уйларга төреп, халык, туган ил язмышы турындагы фикерләре белән бәйләп бирергә тырыша.