Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Онытылмас еллар шаhиты"

Язучы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәуләт премиясе лауреаты Ибраhим Газиның тууына 115 ел
"Онытылмас еллар шаhиты"
1907 елның 4 феврале, Тәтеш өязе Иске Карамалы авылы – 1971 елның 21 феврале, Казан.
1924–1926 елларда Казанда өлкә партия мәктәбендә укый.
1931 елга кадәр комсомол эшендә, бер үк вакытта «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Колхоз яшьләре» журналы мөхәррире.
1932 елдан Татарстан дәүләт нәшриятында мөхәррир.
Бөек Ватан сугышы елларында фронт газеталарында әдәби хезмәткәр. Сугыштан соңгы елларда Татарстан китап нәшриятында, «Азат хатын» һәм «Казан утлары» журналлары редакцияләрендә эшли.
1968–1971 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе сәркәтибе.
1970–1971 елларда СССР Югары Совет депутаты.
Иҗаты
Аның беренче «Көлмә, Идел!», «Соңгы чаң» лирик парчалары матбугатта 1929 елда басылып чыга. «Кич алтыда» (1929), «Байраговның көндәлек дәфтәреннән» (1930), «Көмеш сулы Нурминкә» (1930), «Бригадир кыз» (1931), «Катя Сорокина» (1938) хикәяләрендә шәһәрдә һәм авылда барган социаль үзгәртеп корулар бәян ителә.