Китапханә - серле дөнья
Кешенең аң-белемен ,рухи кыйммәтләрен исә газета-журналлар hәм китаплар баета.
Китапханәгә системалы йөрүче Айсылу апа белән Габделхак абый яңа кайткан газета журналларны, китапларны бик теләп алалар. Алар китапханәнең иң-иң активлары, газета-журналларны да вакытында карап-барлап баралар. Мин романнар укырга бик яратам, бер укый башлагач, укыйсы гына килеп тора бит, рәхәт,- ди Айсылу апа. Килгәч укыган китаплары буенча кыскача фикерләшеп тә алабыз.