Яңа елга әзерлек
Бик көттереп килгән кыш, ниһаять, үзенең турыдан туры вазыйфаларын башкарырга тотынды. Җир өстенә йомшак карлар яудырды.
Елдагыча без Яңа ел алдыннан авылыбызда кар шәһәрчеге ясарга керештек. Яңа елны каршылаган мизгелләр ел буена җитәрлек истәлекләргә бай булсын дип, балалар рәхәтләнеп тау шусын дип безгә тырышып ярдәм итте бүген авылдашларыбыз.