Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Билгесез солдат истәлегенә"

Сармашбаш авыл китапханәсе балалар һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Билгесез солдат истәлегенә" дигән чара үткәрдек. Яу кырында башларын салып билгесез калган сугышчыларны искә алып һәйкәл янында булдык.
Россиядә 3 декабрьдә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бу дата Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән, сугыш кырларында һәлак булган сугышчылар-аларның исемнәрен үлгәннән соң ачыклый алмаган сугышчыларга багышлана. Мондый истәлекле датаны булдыру инициативасы беренче чиратта Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар белән бәйле. Нәкъ менә шул максат белән хәрби бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календарендә Билгесез солдат көне барлыкка килде, аның исеме билгесез, ә батырлыгы үлемсез.