" Бүләк итәм йөрәк җылысын".
Авылдашларыбыз Ахметзянов Риф һәм Гәрәев Ришатларның өйләрендә булдык.
Адәм баласына һәрчак нидер җитми, ашыга, тормыштан зарлана. Янәшәдә генә ярдәмгә мохтаҗларның моң-зарларын ишетми. Язмыш кимсеткән бу кешеләрнең яшәүләре зур батырлык. Аларны җылы караштан, җылы сүздән мәхрүм итмик. Сәламәтлекнең кадерен белеп, түземле, шәфкатьле булырга өйрәник.