Балалар өчен кызыклы басмалар.
Китапханәбезгә балалар өчен бик кызыклы, бай эчтәлекле журналлар кайта.
Килегез укыгыз!
"Салават күпере" журналы нәни укучыларының кызыксыну даирәсен, теләк-омтылышларын, ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан чыгып әзерләнә. Әлеге басма сабыйларның дөньяны танып белү эшчәнлеген оештыруга, аларның физик, интеллектуаль һәм эмоциональ үсешен тәэмин итүгә, гаилә һәм әйләнә-тирә мохит белән гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итә. Шуны да әйтергә кирәк, редакция хезмәткәрләре мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп тәрбия һәм уку-укыту системасын методик яктан тәэмин итү юнәлешендә Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы тарафыннан кертелгән һәм расланган таләп-кагыйдәләр һәм инновацион чаралар белән даими танышып бара, басма эчтәлеген әзерләүдә кешелеклелек һәм җаваплылык принципларына таянып эш итә.
Журнал битләрендә күренекле татар балалар язучылары әсәрләре (З.Хөснияр, Л.Лерон, Р.Мингалим, Р.Фәйзуллин, В.Нуриев, Р.Миңнуллин һ.б.), халык әкиятләре, әйләнә-тирә дөнья хәлләре, мәшһүр шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында материаллар даими басылып килә.