Башваткычта кунакта
Мәдәният йортында башваткыч уены уйнадык.Авылдашларыбыз туган як турында сорауларга җаваплар бирде.Кичәбез концерт номерлары белән чиратлаштырылып барылды. Бу чара тәрбияви – әхләкый аралашу культурасын, гореф-гадәтләрен баетуга, дуслыкка һәм үз милли кыйммәтләребезне хөрмәт итүгә юнәлдерелгән.Мондый чаралар иҗади яктан үстерә, татар халкының мәдәни мирасын саклауга ярдәм итә, ә иң мөһиме бар халыкта яхшы кәеф тудыра.