6 ноябрь— Татарстан Республикасы Конституциясе көне.
1992 ел Республикабыз һәм татар халкы өчен әһәмиятле вакыйгалар белән тарихкка кергән. 21 мартта Татарстан халкы республиканың мөстәкыйль статусын хуплар Референдумда тавыш бирде. 19 нчы июнендә бернче тапкыр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының беренче җыены ачылды һәм инде менә нәтиҗәле эшләп килә. Тел, халык, милләт тормышы белән бәйле проектлар тормышка ашырыла, яңалары барлыкка килә.
Татарстан Республикасы Конституциясе күпмилләтле халыкның бердәмлеге, төрле конфессия вәкилләренең үзара дуслыгы идеяләренә тугрылыклы булу, төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләрләрен һәм рухи традицияләрен исәпкә алу нигезендә регионнарның икътисадый үсеше көчле демократик дәүләт төзү юлыннан ышанычлы һәм даими алга бару мөмкинлеген тәэмин итә