Халыклар бердәмлеге көне
Халыклар бердәмлеге көне.
Әлеге бәйрәм дәүләтебез тарихы өчен чагыштырмача яңа булса да, асылда ул Россиядә яшәүче 190нан артык милләт вәкиле өчен мөһим көн булып тора. Һәр халыкның үзенчәлекле мәдәнияте, гореф-гадәтләре, теле, тарихы бар. Халыклар бердәмлеге көне шушы санап үтелгән рухи кыйммәтләребезгә карата үзара ихтирам, хөрмәтне күрсәтү буларак та билгеләп узыла. Шунысын да әйтергә кирәк, без Россиянең кайсы гына җирендә яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә, без тынычлык, иминлек һәм гаделлеккә тугры калып, Россия халыкларына хас булган бердәмлекне һәм гасырлар буена тупланган туганлык, кешелеклелек, дуслык хисләрен ныгытабыз.
Тарихи бергәлекне саклауда Татарстан Республикасының уңышлары, халыкара мәйданда аның абруе артуы илдәге татар тормышына да уңай тәэсир ясый. Киләчәктә дә төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслык һәм татулык дәвамлы булсын.