Моңнар алиһәсе Сара Садыйкова.
Моңнар алиһәсе Сара Садыйкова.
Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Шул заманның данлыклы кызлар гимназиясе – Фатиха Аитова мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлагач, ул Казан педагогика техникумында укый. Техникумда җыр дәресләре алып барган остазы – татар халкының беренче композиторы Солтан Габәши Сараны хорда җырларга чакыра. 1921 елда Сара Садыйкова, «Бүз егет» драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхипҗамал ролен башкара. 1922 елда Сара Садыйкова
П.И. Чайковcкий исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә укый. Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын‑кыз композитор. Салих Сәйдәшев аның үзенә көйләр язып карарга киңәш бирә. Ул 1942 елда Әхмәт Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 400 гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә. Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат була.