Халык күңелендә калган моң
Мирхәйдәр Фәйзи (Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллин) 1891 елның 1 ноябрендә элекке Оренбург губернасы Орск өязендәге Күкшел исемле татар авылында дөньяга килә. Аның әтисе Мостафа Фәйзуллин тумышы белән Татарстанның Чистай өязе Шахмай авылыннан булып, яшьли Урал якларына чыгып китә һәм шунда төпләнеп кала, озак еллар буена Оренбург байлары Хөсәеневләрнең Күкшелдәге җәйге утарында баш идарәче булып эшли. Шуңа күрә Мирхәйдәрнең унбиш яшькә кадәр балалык еллары әнә шул ишле, әмма мул тормышлы, җитеш гаиләдә һәм матур, бай табигать кочагында уза. Авыл халкының гади көнкүреше, әйләнә-тирәдәге табигатьнең матурлыгы нечкә күңелле, хисле баланың гомерлек соклану, хыял-омтылышлары кыйбласына әверелә. Мирхәйдәр сигез-тугыз яшьләреннән абыстайга йөреп һәм өйдәге абыйлары, апалары ярдәмендә укырга-язарга өйрәнә, 1902–1904 елларда Орскидагы Габдулла хәзрәт Мәгазый мәдрәсәсендә белем ала, аннары Оренбургтагы атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Шунда укыган чагында матур әдәбият белән кызыксына башлый, мәгърифәтче язучылар К.Насыйри, Г.Исхакый әсәрләрен, төрек һәм фарсы телендә басылган китапларны яратып укый, Тукай шигырьләренә исә ул тәмам гашыйк була, шулар үрнәгендә үзе дә каләм тибрәтергә керешә: шигырьләр, бәетләр яза, ахырда, татар милли йолаларына нигезләнеп, үзенең «Татар туе» исемле беренче пьесасын иҗат итә. Болардан тыш шушы ук елларда Оренбургтагы «Чүкеч» журналында һәм Казандагы «Әлислах» газетасында аның мәдрәсә тормышына багышланган берничә мәкаләсе дә басыла.