"Комсомол - минем яшьлегем."
1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре 1 нче Бөтенрусия корылтаенда Русия коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ) исеме белән оештырыла, 1924 елдан — Русия ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ), 1926 елдан — ВЛКСМ. Аның эшчәнлеге Коммунистлар фиркасе программасы нигезендә алып барыла. ВЛКСМның үз уставы, үзәк һәм җирле җитәкче органнары була. Ширкәтләрдә, колхоз-совхозларда, уку йортларында, Совет Армиясе гаскәри берлекләрендә башлангыч комсомол оешмалары оештырыла. Югары органы — Бөтенсоюз корылтае, корылтайлар арасында – Үзәк Комитет, аның пленумнарында ВЛКСМ Үзәк Комитетының бюросы, секретариаты сайлана. ВЛКСМ әгъзалыгына 14 яшьтән 28 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар кабул ителә.