Әтием горурлыгым
Бәхет – ата булуда
Балаларым бар бит, шөкер,
Зур рәхмәт хатыныма!
Нәрсә җитә соң ир-атка
Җирдә – Ата булуга!
Балачакка кайтасың да,
Әйдә, атлы уйнарга.
Ләкин ярдәм итергә дә
Бит кирәк онытмаска.
Әнә, кызым йоклап китә,
Улым тели урамга.
Хатын белән без эшләрне
Күптән салдык чиратка.
Ашны да пешерешәм,
Кер эләм, кирәк чакта.
Буйдак вакытларым узды.
Мин бит – җаваплы ата!
Иң зур бәхет: тулы гаилә.
Бәхет – Ата булуда!