Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Йолдыз булып балкысыннар иде, күңелемдәге рәхмәт хисләре."

Хөрмәтле укытучылар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - халыкара Укытучылар көне белән тәбрик итәбез!
Эшегездә, гаиләгездә шатлык-бәхет булуын телибез! Үз эшегезгә, укыткан балаларыгызга, һөнәрегезгә, шул ук вакытта туган телебезгә тугры булып калыгыз. Саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, укучы балаларыгыз һәм аларның әти-әниләренең рәхмәтләрен телим Сезгә!
Бу тормышта бар да үтә, тормыш алга бара! Сезнең олы хезмәтегез, биргән белемнәрегез кешелек дөньясын алга этәрә, яңа ачышларга - прогресска илтә. Сез - киләчәк дөньяга, тормышка ишекләрне ача торган ачкычларның хуҗасы! Әлеге һөнәрегез, статусыгыз белән горурланыгыз, аңа тап төшермәгез!