Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Киң сулыш бирелә тумыштан.

Флера Сабирҗан кызы Гыйззәтуллина 1931 елның 6 сентябрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылыңда туган.Флера Гыйззәтуллина поэзиягә тормышның үзеннән бай хезмәт тәҗрибәсе туплап килгән шагыйрә. Аның шигърияттәге иҗади уңышлары да нәкъ менә шул үзе кичергән тормыш вакыйгалары, эше-профессиясе, җәмгыятьтә хатын-кызның урыны, язмышы турындагы уйланулары, табигый, самими тойгы-хисләре белән тыгыз бәйле.

Ф. Гыйззәтуллина—1980 елдан СССР Язучылар союзы члены.