Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Чишмәләр-безнең рухи байлыгыбыз.

Чишмәләр-безнең рухи байлыгыбыз.
Чишмәне саклау - табигатьне саклау дигән сүз.
Ә табигатьне саклау ул авылны саклау, яшәртү дә булып тора.
Чишмәләр саклап, чистартып торсаң гына яши. Юк икән, аларның томаланып юкка чыгуы бар. Без Сармашбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре һәр яз, җәй айларында өмә ясап, чишмәләрне чистартабыз. Шуңа күрә кайчан гына барма, чишмәләребез җырдагы кебек көмеш, саф сулары белән челтерәп авыл халкын сөендереп тора. Чишмәләр турында бик күп шигырьләр, җырлар бар. Эш беткәч чишмә тавышын тыңлап, шигырьләр укыдык, җырлар җырладык.
Чишмәләр - безнең яшәү чыганагыбыз ул.
Әйе, чишмәләр җыры тынмасын! Һәр зур елга кечкенә чишмәләрдән башлана. Шуны онытмыйк!Туган якның җырчы чишмәләре бертуктаусыз челтерәп аксыннар!