Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!"

Сармашбаш авыл китапханәсендә "Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!"- дип аталган балалар өчен информацион сәгать үтте.
Тормыш шулай корылган – без юлларсыз яши алмыйбыз. Сәяхәткә җыенсак та, дусларыбыз, якыннарыбыз белән күрешергә уйласак та, юллар үтәргә туры килә. Ә юл – бер –берсен узышып чапкан машиналар ташкыны һәм ашыгучы җәяүлеләр.
   Юл һәлакәтләренең күбесе игътибарсызлыктан, мәгънәсез тәвәккәллектән килеп чыга. Юл иминлеге мәсьәләсе елдан – ел кискенләшә.
  Юлларда аварияләр үзләреннән – үзләре генә барлыкка килми.Алар кемнең дә булса, теге яки бу кагыйдәләрне дөрес үтәмәвеннән килә. Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм аларның таләбен үтәү – һәркемнең бурычы. Без балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, юлларда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга кирәклеген аңлаттык. 
Юлда йөрсәң ,бул өлгер!
Юл кагыйдәсен нык бел.
Светофорның һәрбер төсен
Юлның билгеләрен бел!