Сугыш чоры балалары
Китапханәбезнең иң актив китап укучысы Шәкүров Гаптелнур абый үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Шәкүров Гаптелнур Шәкүр улы 1941 нче елның 27 нче июлендә Сармашбаш авылында туа. Аның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Кияргә кием, ашарга ризык булмады без үскәндә дип искә ала ул чакларны. Үзенең тырышлыгы белән барлык авырлыкларны җиңеп чыгып хәзерге көндә матур, мул тормышта яши ул. Гаптелнур абый тырыш, ярдәмчел, авылыбызның ихтирамга лаеклы кешесе. Сугыш чоры балалары яшәү өчен газап чиккән. Зур җиңүгә үзләреннән өлеш керткән.