Иман нуры
Сармашбаш авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе балалар белән авылыбызның иң изге җиренә - Сармашбаш мәчетенә сәяхәт кылдык. Көндәлек тормышта шаян-наян балалар мәчеткә керүгә шым булдылар, чөнки, үзләре сөйләвенчә, мәчет эченә керүгә җанга тынычлык, рәхәтлек иңде. Балалар тын да алмыйча имам сөйләгәнне тыңладылар. Авылыбызның имам хатыйбы Юныс абыйлары Муртазин балаларга мөселман дине - ислам турында, намазга басуның зарурлыгы, мөселман баласының нинди булырга тиешлеге турында сөйләде. Әти-әниләргә, әби-бабайларга карата хөрмәт, бер-береңә булышу, дус булу, төрле милләт кешеләренең татулыгы турында үгет-нәсихәт, вәгазь сөйләде. Юныс абыйлары балаларга хәер өләште, балалар рәхмәт әйтеп, мәчеткә тагын килергә, догалар өйрәнергә вәгъдә иттеләр, кайткач бисмиллаларын әйтеп су эчтеләр. Этешми-төртешми, бер-берсенә юл биреп, мәдәният йортына кайтып, китапханәдә табышмакларга җаваплар эзләделәр һәм мәчеткә барган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Үзләре әйткәнчә, күңелләре сафланып, матурланып китте.