Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Язучы - прозаик Зиннур Хөснияр

Китапханәдә Зиннур Хөснияр иҗаты буенча әдәби сәгать үтте.
Язучы Зиннур Хөснияр (Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов) 1961 елның 18 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Бикнарат авылында туа. Әтисе Зыятдин ага – балта остасы, тимерче, әнисе Һәдия ханым авылның күмәк хуҗалыгында хезмәт итә.
1978 елда туган авылыннан өч чакрым ераклыктагы Олы Битаман авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зиннур Казан педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Студент елларында институт каршындагы «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәгенең актив әгъзаларыннан берсе була, соңга таба аны үзе үк җитәкли. Сәләтле студентның беренче повесть-хикәяләре дә шул елларда языла. Дүртенче курста укыганда «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый.