Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Ил сагына китә егетләр

Озатабыз ил сагына.
Җаваплылык хисен тоеп
Егет китә ил сакларга.
Туган илен - Ватанының
Иминлеген якларга.
Шулай язган егетләргә
Илебезне сакларга.
Әти - әни, балаларны
Дошманнардан якларга.
Озаталар олы юлга
Матур теләкләр теләп.
Бурычларын үтәрләр алар
Антка тугрылык кирәк.
Ул тешләгән ипи телеме
Теләп торыр уяулык.
Көтә агачка бәйләнгән
Нәфис, матур кульяулык.
Юлларыгыз такыр булып
Беләктә көч ташып торсын.
Уйларыгыз йөгерек булып,
Карарыгыз ныклы булсын.
Күзләрегез үткен булып,
Йөрәгегез армый типсен.
Аякларда хәл бетмәсен,
Дошманнар кире чиксен.
Ышанабыз сезгә хәрчак
Сез - таяныч тормышта.
Сезгә карап үсәләр
Яшь малайлар алмашка.
Рәзилә Камалиева.