"Сабыйлар күңелендә һәрвакыт. Очрашу, бәйрәмнәр еш булсын."
1 июнь - Халыкара балалар яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Без дә балаларның җәйге ялларын күңелле итеп башлап җибәрдек. Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен Сабантуй уздырдык. Балалар бәйрәмнән кәнагәть булып күтәренке күңел белән таралышты.