Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Дару үсемлекләрен көнкүрештә куллану"

"Дару үсемлекләрен көнкүрештә куллану" мәгълүмат сәгате.
Үсемлекләрне авыруларны дәвалау һәм сәламәтлекне ныгыту максатында бик борынгы заманнардан ук куллана башлаганнар . Тере даруханәдән - табигать байлыкларыннан - таш гасыр кешеләре үк файдаланган. Үсемлекләрне дәвалау максатында куллану турындагы мәгълүматлар буыннан буынга бирелеп килгән.
Язма әдәбият барлыкка килгәч, үсемлекнең файдалы үзлекләре турындагы мәгълүматларны махсус китапларга теркәп бара башлаганнар, ә бу исә аларны тормышта куллану даирәсен тагын да киңәйткән.