" Бөек Ватан сугышы ил хәтерендә, әдәбият хәтерендә"
Сармашбаш авыл китапханәсендә " Бөек Ватан сугышы ил хәтерендә, әдәбият хәтерендә" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Җиңү көненә карата сугыш турында, батырлар турында китаплар, хәтер китаплары куелды.
Сугыш турында китап– балаларга узган гасырның иң зур фаҗигасе булган Бөек Ватан сугышы турында күзалларга ярдәм итә торган әдәби әсәр ул.