Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!"

"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!" Дәһшәтле Бөек Ватан сугыш еллары бер авылны да читләтеп үтмәгән. Дүрт елга сузылган сугыш һәрбер гаиләгә кайгы китергән. Сугыш һәркемнең күңелендә тирән уелып калды.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
     Кемнәр генә корбан булмаган!
     Исемнәрен тарих безгә үзе
     Саклап килә ерак еллардан!
     Туган ил хакына,
     Туган җир хакына
     Авылдашлар башын салдылар.
Сугыштан әйләнеп кайтып вафат булган авылдашларыбызны искә алдык.