Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Балалар китабы сихри бер дөнья

Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Сармашбаш авыл китапханәсендә “Балалар китабы сихри бер дөнья ” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар китабы көне әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Балаларны Г.Х.Андерсенныӊ балачагы һәм балалар китабыныӊ тарихы белән таныштырдык. Китап күргәзмәсе оештырылды.Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, китап күргәзмәсен карадылар.