"Чү! Табигатькә куркыныч яный."
Сармашбаш авыл китапханәсендә балалар белән "Чү! Табигатькә куркыныч яный." дип аталган викторина үткәрдек. Яз җитә табигать уяна аңа ихтибарлы булырга кирәк.
Озакламый җәй җитәр, кешеләр, ял итәргә табигать кочагына чыгарлар. Минем барлык кешеләргә дә табигатьтә булганда, кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге турында искәртеп китәсем килә: урманда беркайчан да, учак ягарга дип, агачларны сындырмагыз; учакны сүндермичә кайтып китәргә ашыкмагыз; ял иткән җирегезне чүп-чардан арындырыгыз. Менә боларны барыбыз да истә тотсак табигать беркайчан да пычранмас һәм матур булыр, безгә үпкәләмәс. Кешеләр, "Зинһар!” дип әйтәм, табигатьне саклагыз! Табигать безнең туган йортыбыз икәнен беркайчан да онытмагыз!