Россия чаңгы юллары - 2021
Бүген Сармашбаш авыл җирлегендә " Россия чаңгы юллары-2021" һәм "Татарстан чаңгы юллары -2021" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узды. Ярышта балалар, мәктәп коллективы, мәдәният йорты хезмәткәрләре, чаңгыда йөрергә яратучылар һәм пенсионерлар актив катнашты. Бу көнне иң мөһиме - җиңү түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше өчен узышта катнашу икәнен барыбыз да яхшы аңлый иде. Ярышта иң өлкән катнашучыбызга 80 яшь иде. Сармашбаш авылы кешеләре спортка, үз сәламәтлекләренә битараф түгеллекләрен күрсәттеләр. Бу көн безнең барыбыз өчен дә чын сәламәтлек бәйрәменә әверелде.