"Синең батырлык мәңгелек" тарихи сәгать
Сармашбаш авыл китапханәсендә "Синең батырлык мәңгелек-Сталинград" -дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрдек. Китапханәче Садикова Т.М. Сталинград сугышы, андагы югалтулар, сугышчыларның батырлыгы турында сөйләде.Геройлар һәм герой шәһәрләр турында да мәгълүмат бирелде.