Сармашбашская сельская библиотека - филиал № 26

Китап минем якын дустым

Рәмзия Габделхакованың "Тау артында кояш бар" дигән китабы дөнья күрде. Ул роман, һәм әле беркайда да дөнья күрмәгән хикәяләреннән тора.
- Әсәрләрнең барысы да тормыштан алынган вакыйгаларга нигезләнгән,- ди Рәмзия ханым.
Алар гыйбрәтле язмышлар, тетрәндергеч кичерешләр аша сурәтләнә.
Без Сармашбаш авылы китапханәсендә бу китапны укыган китап укучылар белән китап укучылар конференциясе үткәрдек.